Ришат Төхвәтуллин, «камыт киюе»нә карамастан, кызларны ымсындыруын дәвам итә. Җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә матур видео белән уртаклашты. Анда ул ап-актан киенгән, карашын еракка төбәгән, матур итеп елмая һәм азактан күз дә кысып ала.
«Ришат, мондый видеоларны күп төшермә. Кызлар урлап алып китәр. Тәүбә-тәүбә»;
«Бу – Алия белән туй сәяхәтедер инде. Картайгач, матур җирләрне сагынып искә алырга насыйп булсын»;
«Күз тимәсен. Бик мактамагыз әле»;
«Безнең башкорт мачосы», – кебек комментарийлар юллаган һәм күпсанлы «ут» билгеләре калдырган видео караучылар.
Шулай ук Ришат Төхвәтуллинны төрек сериалы герое Серкан Болат белән дә чагыштырганнар.