news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллинга команда егетләре тәртип бозган өчен кызарырга туры килгән

news_top

Җырчы Ришат Төхвәтуллин Лениногорск якларына гастрольләре вакытында күңелсез хәлгә юлыккан. Төркемнең автобусын инвалидлар өчен билгеләнгән урынга куйганга, җырчыга ГАИ хезмәткәрләре белән аңлашырга туры килгән. Тәртипне команда егетләре бозган, ә кызарырга Ришатка туры килгән. Бу хакта җырчы үзенең сторисларында сөйләде.

«Хәерле иртә, дуслар! Кичә автобусны егетләр ярамаган урынга куйганр. Мине бүген иртән үк ГАИга чакырттылар. Чөнки машина минем исемдә», – диде ул.

Автобусны штрафстоянкага алып китәргә өлгермәгәннәр, җырчыга штраф түләргә генә туры килгән.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 ноябрь 2025
    Исемсез
    Ришат, Лениногорскига барып йөрмә яңадан. Алар талантларны кадерли белмиләр.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар