Ришат Төхвәтуллин сатуга ярты ел элек куйган машинасын, ниһаять, сатып җибәргән. Хәзер җырчы нинди машина алырга дип баш вата.
Җырчы йөгерергә чыгар алдыннан көзге каршында видео яздырган. Арткы планда аны тормыш иптәше Алия дә карап тора.
Ниһаять, машинамны саттым. Машина үз хуҗасын тапканга мин бик шат. Сату турында игълан ярты ел торды. Бик шәп машина булды, мин аңа рәхмәтле. Хәзер инде аякларны «прокачивать» итәм, чөнки күбрәк җәяү йөрергә кирәк була. Сатуын саттым, ә хәзерге бәяләр белән яңаны алуы җиңел генә түгел. Минем машина идеаль хәлдә иде. Мин аны бик җентекләп карап тордым. Бер буялган урыны юк, двигательне карап тордым. Кичә генә аны алып киттеләр. Машинаның китәсе килмәгәне сизелде, минем дә аерылышасы килмәде, – дип сөйли җырчы.
Хәзер җырчы яңа машина эзли. Кытайда ясалган машиналарга әлегә ышанмый икән.
Хәзер мин яңа машина эзлим. Бу машинамда 6 ел йөредем. Бер тапкыр да ватылганы булмады. Хәзер нәрсә алырга дигәндә, баш ката. Икенче төрле машинада да йөреп карыйсы килә. Яңа машиналарның бәяләре «издевательство» инде. Карарбыз, эзләрбез. Кытай вариантларына әлегә ышаныч юк. Бер 3 ел үтсен әле. Лидерларны сызып ата, дип сөйлиләр. Моны еллар дәвамында тикшерергә кирәк. Хәзер Кытай машина җитештерүчеләре бик кызыклы машиналар тәкъдим итә. Аласы да килә, куркыныч та. Иң ышанычлысы – безнең аяклар, Аллага шөкер, исән-сау, – дип тыпырдап та куя.
Ришат Төхвәтуллин Кытай машиналары турында подписчикларының да фикерен сораган. «Сез ничек уйлыйсыз?» – дип язган.