Җырчы Ришат Төхвәтуллин, көзге каршында бетерелә-бөтерелә, үзе белән булган кызык хәл турында сөйли.
«Бүген иртүк Уфага чыгып киттем. Тиз-тиз генә киендем дә. Барам, нәрсәдер комачаулый инде киемдә. Әле генә барып җитте – Алиянең ыштанын киеп чыгып киткәнмен икән бит.
Алия үзенең ыштанын эзли торгандыр», – дип, рәхәтләнеп көлә җырчы.
Күңелле видеоны «Татарлар дөньяcы» телеграм-каналы куйган. Менә сиңа унисекс кием!