Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин хәләл кичәдә блогер кызлар белән шаярган

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин хәләл кичәдә блогер кызлар белән шаярган
Фото: © Абдул Фархан

Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова социаль челтәрдәге сәхифәсенең 3 еллыгына багышланган хәләл кичә үткәрде. Анда күпсанлы блогерлар белән җырчыларның да «иң-иң»нәре чакырылган иде. Шуларның берсе – Ришат Төхвәтуллин.

Видеоларда күренгәнчә, Ришат Төхвәтуллин кичәнең актив кунагы булган. Филүс Каһиров белән дуэт та җырладылар, беренче биюләрен дә башкардылар. Шулай ук хатыны Алия белән уеннарда да катнашты, «Тиңләдем» җырын башкарып, кичә хуҗабикәсе белән ирен дә биетте.

Блогер кызлар Ришат белән фотога төшәргә «чират баскан», ә җырчы үзеннән башка гына фотога төшәргә җыенучыларга комачаулап йөргән. Соңыннан җырчы блогер кыз белән биеп, кичә кунакларын «кыздырган».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100