news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин үз командасына кызлар эзли

news_top
Ришат Төхвәтуллин үз командасына кызлар эзли

Җырчы Ришат Төхвәтуллин командасына биюче егетләр һәм кызлар эзли. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Шулай ук җырчы биючеләрне видео һәм резюме буенча сайлап алачагын әйткән.

«Дөресен әйткәндә, мин биергә яратмыйм. Ләкин минем төркемемдә иң яхшы хореограф эшли. Быел ул игътибарын биючеләргә генә түгел, миңа да юнәлтте. Өйрәнмәү гөнаһ булыр!» – дип язган иде җырчы элек социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Тавышы белән кызыксындыра алмаган артистлар биесеннәр, ә сез җырлагыз гына. Халык сезнең моңлы, уникаль тавышыгызны тыңларга дип килә. Биюегез җырлау дәрәҗәсендә үк түгел, шуңа күрә биемәвегез яхшырак. Уңышлар сезгә!» – дип, комментарий калдырганнар иде ул вакытта.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 18 август 2023
    Исемсез
    Нинди "иң яхшы хореограф" булсын инде. Кеше көлдермәгез ичмасам. Биючеләренең дә, биюләренең дә рәтләре юк. Любители инде. Третьесортный брак. Быел концертларында читтән чакырган биючеләр бар иде. Менә аларны биюче дисәң дә була.
  • 18 август 2023
    Исемсез
    А как связаться то с ..??)
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар