news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин өйләнмәгән егетләргә мөрәҗәгать иткән

news_top
Ришат Төхвәтуллин өйләнмәгән егетләргә мөрәҗәгать иткән
Фото социаль челтәрдән алынды

Җырчы Ришат Төхвәтуллин өйләнмәгән ир-егетләргә пост багышлаган! Татарстанның халык артисты егетләрне, өйләнеп, әти булу белән, тормышларында нинди үзгәрешләр көтүе хакында «кисәтә».

Буйдак егетләргә багышлана!

Балагыз тугач, сездә дә минеке кебек үк хисләр булачак. Балагыз сулый торган һава чиста булсын өчен, сез тузан да сөртәчәксез. Аның беренче елмаюын күреп шатланулар, озаграк тын алмый торса, борчылулар... Хезмәтегез дә балагыз өчен булачак. Тормышыгызның бөтен мәгънәсе балада булачак.

Мин үзем – эгоист... Мин үзем өчен генә яши идем, ә хәзер улым өчен яшим. Улым туганнан бирле, хәтта читләрне дә якын итәм.

Улымны бик яратам һәм аны ничек тәрбияләрмен дип борчылам. Кайвакытта ачуланырга да кирәк булачак бит, тик бер дә ачуланасы килми. Бәхетең булсын, улым, – дип яза Ришат үзенең хисләре турында сторисларында.

Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар Алим исемле малай үстерәләр. Тиздән Алимга 1 яшь тула.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар