news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин туачак баласының җенесен алдан белергә теләми

news_top
Ришат Төхвәтуллин туачак баласының җенесен алдан белергә теләми
Фото: Ришат белән Алиянең шәхси архивыннан

Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачурина беренче мәхәббәт җимешләрен көтә. Бәләкәчнең малаймы яки кызмы икәне дә билгеле.

Иҗади гаилә «Гендер пати» үткәрергә җыенамы? Юк! Чөнки Ришат баланың җенесен белергә теләми. Бу хакта иҗади гаилә аларда кунакта булган блогер Равил Закировка сөйләгән.

«Мин, минем әни, дус кызларым һәм Ришатның сеңлесе Айгөл белә», – диде Алия Карачурина.

«Ходай Тәгалә алдан белсеннәр дип яраткан булса, аның берәр «тәрәзәсе» булыр иде, ачып карарга. Шуңа, тугач беләбез кем икәнен», – диде Ришат Төхвәтуллин.

Равил Закиров «игезәкләр көтмисезме» дип тә сорады. «Юк, бер генә бала көтәбез. Әмма безнең нәселдә игезәкләр табучылар бар, булырга да мөмкин», – дип җавап бирде Алия.

Видео Равил Закировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алынды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар