Тамашачы Ришат Төхвәтуллинның иҗади төркемендәге биюче Илгизне «югалткан». Бу турыда җырчының хәләл җефете Алиядән сораганнар.
«Сезнең төркемдә нишләп хәзер биюче Илгиз чыгыш ясамый?» – дигән сорау биргән Башкортстан тамашачысы.
«Илгиз пенсиядә, биючеләр пенсиягә иртә чыга бит. Аннары Казанда да эшләр күп», – дип җавап биргән Алия Төхвәтуллина һәм, Илгизне билгеләп, «дөрес әйттемме» дип сораган.
Биюче Илгизнең Ришат Төхвәтуллтинның сеңлесе Айгөлгә өйләнүе турында хәбәр иткән идек.