news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин: «Татарстан танылырга ярдәм итте»

news_top
Ришат Төхвәтуллин: «Татарстан танылырга ярдәм итте»

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны бара. Ул 22:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Телемарафонда Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин да катнашты. Ул «Болгар радиосы» студиясендә чыгыш ясады.

«Казанга күчеп килүем 2012-2013 нче елларда булды. Казанга рәхмәтлемен, мин монда төпләндем, гаилә кордым.

Беренчедән, Татарстан минем тамашачыларымны табу хыялын чынга ашырырга, танылырга ярдәм итте. Икенчедән, Татарстанга мин барлык яклап та алдынгы булуы өчен рәхмәтле.

Россиядәге иң матур шәһәр - безнең Казаныбыз. Илебездә булган барлык эре форумнар бездә уза, мисал өчен әле күптән түгел генә «Яңа дулкын» булды. Кем килсә дә, безнең шәһәребезнең төзеклеге, матурлыгы, юллары белән сокланып китә. Чәчәк атсын Республикабыз», – диде ул.

Ришат Төхвәтуллин баянга үзенең өр-яңа җырын башкарды.

«Газиз терәгебез Татарстан,

Яктылыкка юллар ярганда.

Син шатлык та безнең, горурлык та

Һәм өмет тә туган таңнарда»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар