Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин стресска бирелүе турында: «Тынычланырга тырышам, әни турында уйлыйм»

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин стресска бирелүе турында: «Тынычланырга тырышам, әни турында уйлыйм»
Фото: © «Татар-информ» архивы

Ришат Төхвәтуллин, язылучыларының сорауларына җавап биргәндә, концерт алдыннан стрессны ничек җиңүе хакында сөйләгән.

«Үземне кулда тотарга тырышам, дуслар. Магний эчәм, булышкан төсле. Чынлыкта, миңа беренче елларга караганда күпкә тынычрак инде. Стресска ук барып җитмим. Әмма барыбер концертлар алдыннан борчылу бар. Чөнки син үзең өчен генә җавап бирмисең. Ниндидер техник кыенлыклар килеп чыгар дип куркасың. Менә шул җаваплылык мине стресс халәтенә китерә. Мин тынычланырга тырышам, әни турында уйлыйм. Ә болай, тәҗрибәң арткан саен җиңелрәк», – дип сөйләгән Ришат.

Җырчы шулай ук «Китап» һәм «Болгар» радиоларын яратып тыңлавын әйткән, үзенең китабы турында әйтеп киткән.

«Бу китапны мин үзем язмадым. Бу – нәрсәгә дә булса ирешергә теләүче яшьләр өчен мотивация бирә торган китап. Алар аны укып, минем үрнәктә, нәрсәләр узарга туры килүен аңласыннар иде. Гап-гади авыл егетенең бүгенге көнгә кадәр килеп җитүе турында ул», – дигән җырчы.

Ришаттан: «Татарча көрәшне яратасызмы?» – дип тә кызыксынганнар. «Мин студент елларында көрәшкә йөри башлаган идем. Бер тапкыр атып бәрделәр дә, тезне тезгә бәрдем. Шуннан бирле «иң яхшысы – мин йөгерәм яки башка спорт белән шөгыльләнәм» дигән фикердәмен. Көрәш – минеке түгел», – дигән ул.

Җырчыларга тамашачылар күпләп бүләкләр, тәмле күчтәнәчләр бирә. «Аларны кая куясыз?» – дип тә кызыксынганнар.

«Кайвакыт үземә калдырам, кайвакыт башкаларга бирәм. Мәсәлән, торт бүләк иткәннәр, ди. Ә безнең гастрольләр дәвам итә. Андый вакытта егетләргә бирәм, кунакхадә, дусларда да калдырган бар», – дигән Ришат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100