Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин: «Шәхси тормышымда барысы да менә дигән»

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин: «Шәхси тормышымда барысы да менә дигән»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Ришат Төхвәтуллинның бик актив тормыш рәвеше алып баруын күреп торабыз. Гастрольләрдән кайтып кергәне юк, шул арада яңа җырлар яздырырга да, туган авылына кайтып әти-әнисенең хәлләрен белешергә дә, сеңлесе Айгөлнең кызы кечкенә Сәйдәгә «няня» булырга да җитешә ул. Аны социаль челтәрләрдә күзәтеп баручы бер тамашачысы да, аптырап, Ришатка: «Ничек барысына да өлгерәсең син?» – дип сорау биргән. «Ә шәхси тормышың?» – дип тә кызыксынган.

«Бу турыда бик күп яза алам. Өлгерәм, чөнки үзем яраткан эш белән шөгыльләнәм. Минем тормышым бик кызыклы, төсләргә бай. Бөтен нәрсәгә җитешү өчен, мин үз алдыма максатлар куям. Сәламәтлегемне ныгытырга тырышам. Моның өчен йөгерәм, пресс ясыйм, турникта күтәреләм, волейбол, теннис уйныйм.

Дөрес тукланам. Өйдә әзерләнгән ризыкларга өстенлек бирәм. Исерткеч эчемлекләр мине артык кызыксындырмый. Тәмәке тартмыйм.

Карьера үсеше өчен күп көч куям. Яшь артистларның продюсеры булып эшлим. Тавыш режиссурасы һәм лайв режиссураны өйрәнәм.

Ә шәхси тормышыма килгәндә, бу турыда сөйләп йөрергә яратмыйм. Тик ышаныгыз, шәхси тормышымда барысы да менә дигән. Якыннарымны, әти-әниемне яратам», – дигән җырчы.

Әлеге сораудан соң ук диярлек Ришаттан Алия белән төшкән матур фото сораганнар. Җырчы бик мөлаем фотоларын күрсәткән. «Пожалуйста», – дип, йөрәк рәсеме дә ясап куйган.

Сез дә карагыз әле. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100