Ришат Төхвәтуллин сайлауга улы белән килде: «Бүгенге көн – безнең өчен тарихи вакыт»
Бүген IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау башланды. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин да сайлауда тавыш бирде. Ул 107 нче гимназиядә урнашкан сайлау участогында булды. Җырчы сайлауларга олы улы Алим белән килгән иде.
«Россия – безнең илебез, өебез, гаиләбез. Ә һәрбер гаилә ул үзебездән башлана. Шуңа күрә, бүгенге көн – безнең өчен тарихи вакыт. Һәрбер кеше шушында булырга һәм сайларга тиеш. Без дә бүген үзебезнең гаиләбез белән килдек, Аллаһка мең шөкер. Киләчәгебез тыныч булсын, исән-сау булыйк», – диде Ришат Төхвәтуллин.
Соңыннан Ришат Татарстанга багышлап җыр да башкарды.
Искәртеп узабыз, тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.