Татарстанның халык һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин быел рус телендә яңа альбом чыгарачак. Бу хакта җырчы журналистларга VK Fest фестивалендә хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
«Бу минем өчен бөтенләй башка жанр, башка вокал техникасы. Мин тырышам, укыйм, бу минем өчен гадәти түгел һәм моның өчен бик күп эшлим», – дип сөйли ул.
Җырчы сүзләренчә, фестивальдә ул халык җырларын һәм хәзерге татар эстрадасы җырларын башкара. Ул төп сәхнәдә чыгыш ясый.
«Чакыру алгач, бераз шок хәлендә идем. Минем иҗатымда бу тарихи вакыйга. Мине кем сайлагандыр, белмим, Ләкин рәхмәт әйтергә теләр идем. Мин бик дулкынланам, мондый масштаблы вакыйгадан тән чемердәп куя ", - ди ул.
Җырчы әйтүенчә, аның өчен бу фестивальдә катнашу – зур казаныш.