Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин «Привет, Андрей» тапшыруында хискә бирелгән: «Зинһар, карый күрмәгез»

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин «Привет, Андрей» тапшыруында хискә бирелгән: «Зинһар, карый күрмәгез»
Рамил Гали/архив

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин социаль челтәрдә «Привет, Андрей» тапшыруында төшү тарихын сөйләгән.

Тапшыруны төшереп бетерүгә үк: «Зинһар, бу тапшыруны карый күрмәгез!» – дип кисәтеп куйдым.

Башыннан ук сөйлим әле. Озакка сузылган Себер гастрольләреннән соң бары 2 сәгать йоклаган килеш Нижневартовскийдан Мәскәүгә очтым. Аэропорттан – туры съемкага. Бары башны юып алырга гына бераз вакыт бирделәр.

Съемка бик оештырылган төстә узды, команданың чын профессионаллар икәне күренеп тора. Бар да яхшы гына бара иде кебек... Андрей әти-әнием катнашындагы видео күрсәткәнче. Бу – минем өчен сюрприз иде. Әллә арыган булганга, әллә якыннарымны нык сагынганга, артык хискә бирелеп киттем бугай. Кыскасы, мине мондый халәттә күрүләрен теләмәгән идем, тик федераль каналдан күрсәткәч, аны инде яшереп калып булмас.

3 декабрь 18:00 сәгатьтә «Привет, Андрей» тапшыруын карый аласыз. Әйтергә онытып торам икән, федераль каналда төшү – минем бер хыялым иде, һәм ул тормышка ашты, – дип язган Ришат Төхвәтуллин.

«Син бит безнең моңлы сандугач», «Ничек булса да, Сез – молодец», «Юкка кайгырма, Ришат, ул оят эш түгел», «Сез робот түгел ич, күңел тулган чак була. Рәхмәт, Ришат, матур җырларыңа. Сине тыңлаганда, без дә елап алабыз, көләбез дә. Мең рәхмәт», «Хисләр ихлас булганга күрә кешегә ышаныч туа. Бик матур чыккансың», – дип язганнар җырчыга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100