Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин өйләнгәннән соң: «Монда мине бикләп тоталар өйдә»

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин өйләнгәннән соң: «Монда мине бикләп тоталар өйдә»
Фото: © «Татар-информ»

«Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруы алып баручысы Роза Хәйруллина Ришат Төхвәтуллиннан өйләнгәч тормышында нәрсәләр үзгәрүе турында сорашкан.

«Барысы да шулай ук инде. Күңел тынычланды. Әллә нәрсә үзгәрде дип әйтеп булмый инде. Җаваплылык артты. Аннан хәзер кичләрен чыгып булмый. «Кайчан кайтасың?» «Нигә барасың?» Дуслар белән күрешергә дә сорап китәргә кирәк. Өйләнмәгән вакытта гына ул чыктың, киттең.

Миңа: «Нигә Алияне өйдә бикләп тотасың?» – дип әйтәләр иде. Монда мине бикләп тоталар өйдә. Алайса мин: «Алия башка гастрольләргә йөрмәс инде», – дип әйткәч, халык котырды. «Нишләп аны өйдә бикләп тотасың? Аны әти-әнисе түләп укыткан. Ул шул белемен кулланырга, җырларга тиеш», – дип язалар.

Нәрсә үзгәрде, дигәннән, хәзер барысы да үз җаена килде. Бернәрсәне дә качырып йөрисе юк. Без бит мөнәсәбәтләребезне күрсәтергә яратмый идек. Хәзер кая барсак та, кулга-кул тотынып йөрибез, проблема юк», – дип җавап биргән Ришат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100