news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин нәрсәдән оялуын әйткән

news_top
Ришат Төхвәтуллин нәрсәдән оялуын әйткән
"Татар-информ" архивы

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинны күпләребез җырчы буларак белсә дә, ул шәп итеп кенә баянда да уйный әле. Өйдә, иң якыннары белән гармунда уйнап, җырлашып утырганнарын күргәнебез булса да, җырчы баян тотып сәхнәләргә чыкмый. Болгар радиосы»ның «Иртәнге чәй» тапшыруына кунакка килгәч, алып баручылар Ришатка бу турыда сорау биргәннәр. «Нигә үзең уйнап җырламыйсың?» – дип сораганнар алар Ришаттан.

«Мин үземне баянчыга санамый. Мондый баянчылар булганда яннарында баян күтәреп тору килешмәс тә, оялам да. Буталуым да бар», — дип сөйләгән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар