Ришат Төхвәтуллинның икенче улы Райанга бер ай тулган һәм гаиләсе сабый белән әкренләп юлга чыга башлаганнар. Бу турыда Ришат социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләде.
«Ходайга тапшырабыз да чыгабыз. Иң яратмаганым – юлда бару. Әкрен генә, ашыкмый гына чыгабыз», – дип уртаклаша яшь әти.
Бер юл-транспорт һәлакәтеннән соң, ул үзенең бигрәк тә сак булуын әйтә.
«Мин пессимист түгел, әмма һәрвакыт сак булырга тырышам. Мин бер елны авариягә эләктем һәм шуннан соң карашым үзгәрде. Юлларда гел сак һәм игътибарлы булырга кирәк. Шуңа күрә юлларда исән-сау йөрергә язсын», – дип тели ул.