Бүген «Болгар радиосы»ның «Иртәнге чәй» тапшыруында, кунак буларак, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин катнашкан. Алып баручылар Ришат белән кызыклы әңгәмә корганнар. Сүз, күбрәк, 30 август көнне узачак «Болгар радиосы» бәйрәм концерты турында барган. Концерт шәһәр һәм Республика көне уңаеннан уза.
Алып баручылар, Ришатны яхшырак аңлар өчен, сораштыру да ясап алганнар. Ришатка әйтелгән 2 тәкъдим арасыннан күңеленә якынрагын сайларга туры килгән. Мәсәлән, Ришат йөгерү һәм йөзү арасыннан – йөзүне, уңыш белән бәхет арасыннан – бәхет төшенчәсен атаган. Болытлы яки кояшлы көн дигәндә, икеләнеп торган. Ә менә «кыз» яки «малай» сүзләрен сайлаган вакытта җавап үзеннән-үзе атылып чыккан. «Малай», – дип, ихластан көлеп җибәргән артист.