Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин «Лексус»ын сата. Нинди машина алачак?

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин «Лексус»ын сата. Нинди машина алачак?
"Татар-информ" архивы

Ришат Төхвәтуллин үзенең «Лексус»ын сатып, яңа машина алырга җыена. Җырчы «карлыгачы» белән саубуллашырга уйлавы турында сторисларында сөйли. Ул «Лексус»ын 7 миллион сум дип бәяләгән.

Халык Ришаттан машинасын нигә сатуы белән кызыксынган.

«Хочу обновиться», – дип русчалатып язып куйган ул. «Нәрсә аласың?» – дигән сорауга: «Хәзер нәрсә дә булса алу шактый кыен. Карарбыз, бәлки G63, бәлки Vкласс», – дигән.

Ришат сторисларында башка кызыклы сорауларга да җавап биргән.

Мәсәлән: «Әниеңнең киңәшләренә гел колак саласыңмы син?» – дигән сорауга Ришат: «Юк инде. Әнине тыңлаган булсам, мин җырчы да булмас идем. Әнине тыңларга да, үзеңчә эшләргә кирәк», – дип шаян җавап кайтарган.

Характерына кагылышлы сорауга: «Тормышта – шаян, эш мәсьәләсендә – педант», – дип язып куйган.

«Хыял кызыгыз нинди булырга тиеш соң ул? Әллә инде бер күрүдән мәхәббәткә ышанасызмы?» – дип язган Ришатка гашыйк бер кыз. Җырчы җавабын кыска тоткан: «Ул просто булырга тиеш», – дигән.

Ришат Төхвәтуллин үзенең күз тиюләргә ышануы, шуңа мәчеткә еш йөрүе турында да әйткән.

Үзе гастрольләрдә йөргәндә, Ришатның Казандагы фатирында зур ремонт эшләре гөрли. Ремонтның шаукымы Кузнецк якларына да килеп җиткән: «Подъездны чистарт, материал кайтардылар», – дип язып калдырганнар аның сәхифәсендә. 

«Минем һәрвакыт турысын сөйли торган күршеләрем бар», – дип көлгән Ришат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100