Җырчы Ришат Төхвәтуллин социаль челтәрләрендә бер кызык видео белән уртаклашты. Ришатның концерты бара, ә беренче рәттә бер егет йоклап утыра. Ришат янына килеп янәшә утырып җырлый башлагач кына ул уяна, башта аңына килми тора, аннары елмаеп уңайсызлана, кулы белән битен каплый. Бу вакытта бөтен зал шушы тамашаны күзәтә.
«Бүген концертта кызыклы хәл булды. Дуслары дәрестән соң йоклап киткән малайны турыдан-туры концертка алып килеп, залга утырттылар. Ул бөтен концертны йоклап уздырды, һәм бары тик ахырында гына мин аны уяттым», – дип яза Ришат.
«Аны йоклаган килеш кулда күтәреп алып керделәрмени?» – дип гаҗәпләнә комментаторлар. «Бу – егетнең «йолдызлы сәгате», – дип тә язган берәү.