news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин концертына килгән халык тамаша башланганчы ук таралышырга тотынган

news_top
Ришат Төхвәтуллин концертына килгән халык тамаша башланганчы ук таралышырга тотынган
"Татар-информ" архивы

Җырчы Ришат Төхвәтуллин концертында көтелмәгән хәл килеп чыккан. Учалыда концерт карарга җыелышкан халык әле тамаша башланмас борын таралышырга тотынган. Сәбәбе – көтмәгәндә-уйламаганда янгын сигнализациясе кабыну.

«Без, гадәттә, томан эффекты куллануыбыз турында алдан ук кисәтеп куябыз. Күрәсең, бу юлы әйтергә онытканбыз. Сигнализация концертка әзерлекнең иң кызу мизгелендә кычкырырга тотынды. Сәхнәгә чыгарга барысы да әзер иде инде. Тамашачылар, тавыштан куркып, урыннарыннан торып чыгып китә башладылар. Менә шулай, томан эффекты урынына көтелмәгән махсус эффект килеп чыкты – чып-чын эвакуацион драйв», – дип язган Ришат әлеге хәл туында социаль челтәрләрдә.

Барысын да аңлатып, куркып калган халыкны алга яңадан кертеп утыртырга туры килгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар