Шушы көннәрдә җырчы Ришат Төхвәтуллин үзе өчен гадәти булмаган туйда катнашкан. Кияү егете Алмаз үзенең булачак кәләше белән Ришат Төхвәтуллин концертына барганда юлыккан авариядән соң танышкан.
«Бу парның кавышуында минем дә өлешем бар икән. Миңа моны яшь кияү Алмаз сөйләде.
Алмаз минем авылдагы концертка – Карамалы-Гобәйдәге «Open air» концертына очарга җыенганда авариягә очрый һәм анда Рената белән таныша. Шулай итеп аларның туйларында мин килеп чыктым», – дип язган ул, яшь гаиләне күрсәтеп.