Ришат Төхвәтуллин концерты: махсус операциядәгеләргә девиз, Салават-Фирзәр турында шаярту
Ришат Төхвәтуллин концертында эстрададагы иҗади парлар турында сөйләде. «Алар күп: «Зәйнәп – Зөфәр, Җәвит –Зөлфия, Салават – Фирзәр…», – дип санап китеп, халыкны көлдерде. «Минем иҗатташ парым – Алия Карачурина», – диде ул һәм иҗатташ парын сәхнәгә чакырды.
Ришат Төхвәтуллин балалары, дуслары Украинада булганнар өчен дә җыр башкарды.
Безнең егетләребез – кемнәрнеңдер уллары, кемнәрнеңдер дуслары – безнең илебезне саклыйлар. Киләсе җырны аларга багышлыйсым килә. Үземнең тормышымда да зур сынаулар узганда… Җырларны телевидениеләрдән, радиолардан алып куйдылар, мәдәният йортына кергәндә дә гел чикләр тора иде. Бу мәсьәләдән берничек чыгып булмас кебек тоела иде. Шул вакытта мине шушы җыр эзләп тапты. Һәм шушы җырдагы сүзләр бүгенгә кадәр минем күңелемдә бер девиз булып яңгырый. Сезнең күңелләрегездә дә өметкә дәрт бирсә иде. «Никадәр авыр булса да, агымсу юлын табар» дигән юллар, – диде ул һәм «Агымсу» җырын башкарды.
Ришат Төхвәтуллин әнисе белән дә җыр башкарды. Ул аны залдан сәхнәгә алып чыкты. Ришатның әнисе Мәтәүтамак авылына багышланган җырны биеп башкарды.