Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин концертларына әзерләнгәндә була торган иң зур проблеманы әйткән

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин концертларына әзерләнгәндә була торган иң зур проблеманы әйткән
Фото социаль челтәрдән алынды

Ришат Төхвәтуллин соңгы вакытта социаль челтәрләрен яңа форматта алып бара башлады. Ул аудиториясенә иҗаты, гаиләсе белән бәйле кызыклы мәгълүматны сөйли. Язылучыларыннан килгән сорауларга да актив җавап бирә.

Бу юлы җырчы үзенең иҗатка килгән чорда нинди авырлыклар белән очрашуын искә ала, хәзергеләре белән чагыштыра.

«Иҗат юлымның башы гади генә булмады. Хәтерләсәгез, минем барлык җырларымны тартып алдылар (ред. – Ваһапов фонды Ришатка җырларын башкарырга рөхсәт бирмәде). Ләкин хәзер сүз ул турыда булмаячак. Ул вакытларда иң зур авырлык – концертларыбыз өчен репертуар җитмәү иде.

Ә хәзер башка проблемабыз бар – бер программага барлык җырларны да ничек сыйдырып бетерергә дип аптырыйбыз. Чөнки минем аудиториям төрле. Кемгәдер халык җырлары якын, кемдер заманча җырларны үз итә. Җырларым шул дәрәҗәдә күп, алар арасыннан кайсын да булса сайлап алу көннән-көн кыенлаша», – дип сөйләгән Ришат Төхвәтуллин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100