news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин коймак пешерә: «Май салырга кирәкме?»

news_top
Ришат Төхвәтуллин коймак пешерә: «Май салырга кирәкме?»
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Ришат Төхвәтуллин, җиңнәрен сызганып, коймак пешерергә тотынган, беренче коймагы гына төерле чыккан.

«Дөрес пешерәмме икән, май салалармы?... Май салырга куштылар, салдым инде. Төтен чыга башлады», – дип, сөйләнә-сөйләнә, аш бүлмәсендә «кайнаша» җырчы.

Ришат башта коймакны майсыз табада көйдерә, аннары камырын мул майда «йөздерә». Үзе шушы процесстан тәм табып рәхәтләнеп көлә.

Камыр беткәнче, җырчының коймак пешерергә өйрәнгәненә шик юк кебек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар