Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин көдрәләренә зарлана: «Бу сезонда түзсәм...»

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин көдрәләренә зарлана: «Бу сезонда түзсәм...»

Узган ел Ришат Төхвәтуллин имиджын үзгәртеп, чәчләрен көдрәләтеп җибәргән иде. Җырчының бу мавыгуы озакка бармаган. Аны көдрәләре туйдыра башлаган, ул инде алардан котылмакчы була.

Дуслар, «чистый надоел» бу көдрәләр. Мин бит аны, көдәрәләтәм дә, башка проблема булмас, дип уйлаган идем. Янәсе, укладка ясыйсы булмый, рәхәтләнеп йөрисең. Чынлыкта, аңа көне-төне укладка ясарга кирәк икән. Иртән – беренче чиратта, чөнки ул икенче көнгә менә мондыйга әйләнә (кулы белән «биек» дигән хәрәкәт ясый). Арыслан кебек йөрисең.

Кыскасы, быелгы программаны түзсәм, киләсе елга көдрәдән котылам, Аллаһы боерса. Кыска гына укладка ясыйм, – дип сөйләгән җырчы. – Марат Яруллин да, миннән карап, үзенә шундый прическа ясар инде, – дип тә төрттереп алган.

Хәтерләсәгез, Ришат белән бер үк вакытта Марат та чәчен көдрәләткәч, алар арасында мини-конфликт чыгып алган иде. «Марат Яруллин минем чәчемне көдрәләтәсемне белүгә, шунда ук чәч көдрәләтергә чапты», – дип сөйләде сәхнәдәше турында Ришат. Марат исә Ришатның буш сүз сөйләвен, үзенең чәчен алданрак көдрәләтүен белдерде.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 17 март 2025
    Исемсез
    Нинди генә бигуди куйсаң да башына, жырларың көннән көн пучтәккә әйләнеп бара.
  • 16 март 2025
    Исемсез
    Син алай бик ашыгып ашка пешмә, Ришат. Чәч көдрәсен күрү өчен килгән тамашачыларыңны югалтып, буш залга җырларга калмасын. Шулай да халыкны ни беләндер сихерләдең инде син.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100