Ришат Төхвәтуллин Казандагы концертында «һавада эленеп» торган килеш җырлады

Ришат Төхвәтуллин Казандагы концертында, «Аккошлар мәхәббәте» җырын башкарганда, чын мәгънәсендә «күккә» күтәрелде. Ул һавада эленеп торган килеш җырлавын дәвам итте.
«Су өсләре каурый-каурый
Пар аккош йөзгән эздә.
Язмыш аккошлар бәхетен,
Шул кошларның мәхәббәтен
Юрасын иде безгә,
Юрасын икебезгә...»
Трос ярдәмендә һавада эленеп тору һәм җырлау бик җиңел булмаган. «Белсәгез тросның ничек тартканын», – дип белдерде җырчы соңыннан.
Видео: Гөлүзә Василова