Җырчы Ришат Төхвәтуллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә иртән йөгергән видеоларын еш куя. Бактың исә, ул болай гына йөгерми икән. Аны сәламәтлеге какшавы йөгерергә мәҗбүр иткән.
«Ришат кылана, дип уйламыгыз инде. Ни өчен мин йөгерәм? Гастрольләр тыгыз булганда, йөрәк белән проблема, кан басымы, тахиакардия башланды. Бер яхшы кеше йөгерә башларга кушты, һәм мин шулай эшләдем дә. Хәзер барысы да яхшырды, «паническая атака»лар да бетте. Шуңа күрә сезгә дә киңәш итәм», – дип сөйли ул яңа куйган видеода.
«Молодец! Дөрес эшлисең»;
«Минем энем белән дә шулай булды, йөрәге борчый башлады, һәм табиблар йөгерергә кушты. Барысы да узды»;
«Мин сез йөгергәнне рәхәтләнеп карыйм, башкаларга мотивация бирәсез»;
«Безгә ошый, яхшы үрнәк күрсәтәсез»;
«Мин дә шул хәлдә идем, әле «грыжа» да. Тренер йөгерергә кушты, туктасаң, яңадан авырый башлыйсың. Хәзер инде туктап булмый. Минем чаңгыларым да йөгерә торган»;
«Гаеп итүчеләр көнләшә генә, беркемнең дә таң тишегеннән торып йөгерергә чыгасы килми, чөнки ялкаулык куәтле», – дип комментарийлар язучыларга җырчы: «Кадерлеләрем, рәхмәт! Мин спортның диванда тормышка зарланып ятуга караганда яхшырак икәнен беләм», – дип җавап биргән.