Ришат Төхвәтуллинга Төбәкара клиник-диагностика үзәгенә мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Сәбәбе – җырчының соңгы көннәрдә үзен начар хис итүе.
«Дуслар, мин бүген МКДЦга килдем әле. Йөрәкне тикшертергә, ЭКГ ясарга. Сәер халәт, бу арада төнлә паник һөҗүмнәр башланды. Шуңа күрә тикшеренергә булдым», – дип сөйләде ул.
Шундый ук проблема белән очрашуы хакында күптән түгел генә җырчы Ильмира Нәгыймова да сөйләгән иде. Шунысын да әйтергә кирәк, паник һөҗүмнәрдән интегүчеләр популяр кешеләр арасында аеруча күп очрый. Бертуктамый юлда йөрүләр, тыгыз концертлар графигы, өйдән, якыннарыңнан гел читтә булулар – берсе дә эзсез генә узмый шул.
Ришат Төхвәтуллинга сәламәтлек телибез!