Җырчы Ришат Төхвәтуллинга «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп» тапшыруында: «Безнең татар-башкорт эстрадасында «йолдызлык чире» белән авыручы артистларны беләсеңме? Синең үзеңә дә кагылмадымы ул?» –дигән кызык сорау биргәннәр.
«Мин башка сәхнәдәшләрем турында сөйли алмыйм. Үзем турында гына әйтәм. Һәр артист, ниндидер бер уңышка ирешә башласа, «йолдызлык чире» аша үтәдер. Миңа да кагыла башлаган иде ул, ләкин мин вакытында үземне кулга алдым. Ниндидер бер чикләр куеп, алардан чыкмаска тырышам. Бу, әлбәттә, тәрбиядән дә тора. Шуңа да әти-әниемә мин бик тә рәхмәтлемен», – дип җавап биргән Ришат.