news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин Ильмираның җыры турында: «Руслан рөхсәт итмәде, Марат риза булды»

news_top
Ришат Төхвәтуллин Ильмираның җыры турында: «Руслан рөхсәт итмәде, Марат риза булды»
Фото: Салават Камалетдинов/ "Татар-информ"

Ришат Төхвәтуллин Казандагы концертында Ильмира Нәгыймованың җырын башкарды.

«Бу җырны Ильмира әллә кайчан бүләк иткән иде, яңа гына җырлыйм менә. Башта Руслан рөхсәт итмәде, хәзер Марат Яруллин җырларга ризалык бирде», – дип шаяртты ул татар эстрасында әле тыелып торып, кабат яңадан кабынган «Руслан – Ильмира – Марат» мәхәббәт өчпочмагы турында.

Әниләр көнендә Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин Казанда «УНИКС» концертлар залында 2 концерт бирде.

Көндезге сәгать 13.00 башланган концерт 15.20 сәгатьтә бетте (20 минут тәнәфес), әмма халык җырчыны сәхнәдән җибәрмәде. Халык «Агымсу», Мәхәббәтем», «Сарман» җырларын сорап җырлатты, хәтта кунак буларак 2 генә җыр җырлаган хатыны Алия Карачурина-Төхвәтуллина да, кабат чыгып, «Авыл киче»н башкарды.

Концерт кичке сәгать 4 тулганда тәмамланды, халык «УНИКС»тан чыкканда, кичке концертка билет алучылар җыела башлаган иде.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 27 ноябрь 2024
    Исемсез
    Эйтем тухватуллин могри Илмира кое икэн.
  • 27 ноябрь 2024
    Исемсез
    Сезнен язган фикерегез белэн килешэм !!!
  • 26 ноябрь 2024
    Исемсез
    Кешенең шәхси тормышына сәхнәдән төрттереп сөйләү матур күренеш түгел. Артистларны парта артына утыртып этика кагыйдәләре буенча дәрес үткәрер вакыт җитте кебек
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар