Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин Илһам, Әлфия, Хәния Фәрхинең голограммасын кулланып җыр башкара – видео

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин Илһам, Әлфия, Хәния Фәрхинең голограммасын кулланып җыр башкара – видео
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин «Барысы да кала» дип исемләнгән яңа концерт программасында классик җырчылар – Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, татар эстрадасының примадоннасы Хәния Фәрхинең голограммасын кулланып, алар репертуарыннан җырлар башкарды.

Хәния Фәрхи һәм Дәниф Шәрәфетдинов башкаруында «Ышан бары йөрәк авазына» җырын ишетеп алуы турында сөйләде һәм үзе дә бу җырны башкарды.

– Концертыбызны «Бар да кала» дип атадык. Бер һәрберебез дә бу тормышта үзебездән соң нәрсә дә булса калдырабыз. Нинди итеп безне Аллаһы Тәгалә яраткан, бу дөньяга нинди миссия белән килгәнбез – шуның турында без сезне әз генә булса да уйландырырга тырыштык. Илһам абыйлар, Әлфия апа, Хәния апалар татар халкы өчен күп хезмәт түгеп, матур җырларын калдырып китте. Алар безнең арадан китсәләр дә, аларның җырлары җырлангач, безнең арада яшиләр кебек тоела.

Октябрьский музыка училищесында укыганда, яшьлеккә хас энергия һәм тынгысызлык тоя идем. Әмма шул ук вакытта тормышымда нидер җитмәгәнен сизәм – минем артист буларак үсәсем килә иде. Бер мәлне мин Илһам Шакиров көйләрен ишеттем, һәм бар да үзгәрде. Аның көйләре – минем җанымның ишекләрен ачкан, моңа кадәр яшереп килгән хис-кичерешләрне тоярга мөмкинлек биргән ачкыч кебек булды. Мин музыканың авазлар гына түгел, безнең белән җан биеклегендә сөйләшүче тел икәнен аңладым. Аның күңелгә ятышлы фон гына түгел, авырлыкларны кичәргә, тормышта ямь табарга ярдәм итүче илһам чыганагы булуына инандым. Вакыт ага торды. Музыка алга атлады. Аның белән мин дә, нәрсәгә ирешергә теләгәнемне аңлаган хәлдә, алга омтылдым. Чираттагы композиция – минем чиксез хөрмәтем һәм рәхмәтем билгесе, – диде Ришат Төхвәтуллин Илһам Шакиров репертуарыннан «Эзләдем, бәгърем, сине» җырын башкарыр алдыннан. Ришат җырның көен Илһам Шакиров җырлаган вакыттагы эшкәртүдә саклап калган һәм җырны үзенчә яңартып, төп нөсхәсен бозмыйча башкарды.

– Әлфия Авзалова. Аның таланты безнең йөрәкләрдә һәрчак яшәячәк. Ул исем генә түгел. Ул – чын сәнгать. Тирән күңел һәм музыкага ихлас бирелгәнлек символы. Чираттагы композиция бүгенге көнгә һәм киләчәкне билгеләүче карарларга багышлана, – дип шәрехләде Ришат Төхвәтуллин.

– Безне белгәннәрнең йөрәгендә яшәячәк хатирәләр калдырырбыз. Үзебездән соң җырга сеңгән кабатланмас тарихларны калдырырбыз. Башкаларның иҗатында яшәвен дәвам итәчәк хыялларыбызны, казанышларыбызны, талантыбызны калдырырбыз. Безнең мирасыбызны дәвам итәчәк, алга таба нәселебез атын киләчәккә илтәчәк балалар калдырырбыз, – диде җырчы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 декабрь 2023
    Исемсез
    Рэхмэт, рэхмэт, талын бер кат рэхмэт ускэнем
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100