news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин гармунда уйнап залга төште һәм әнисен сәхнәгә алып менеп җырлатты

news_top
Ришат Төхвәтуллин гармунда уйнап залга төште һәм әнисен сәхнәгә алып менеп җырлатты
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Казанда Ришат Төхвәтуллинның концертлары бара. Бүген, Әниләр көнендә, концертка җырчының әти-әнисе дә килгән иде.

Җырчы гармунда уйнап сәхнәдән төште һәм әти-әнисе янына килде. Ул әнисенә купшы чәчәк бәйләме бүләк итте һәм әнисен сәхнәгә алып менде.

Ришат Төхвәтуллинның әнисе Розалия ханым – җырчының күп җырлары авторы да. Ул залдагы әниләрне бәйрәм белән котлады һәм тамашачыга «Мәтрүшкәләр» җырын бүләк итте.

«Сабый чактан ук шушы җырны җырлап үстем, һәм мине авылда «мәтрүшкәләр» дип йөртәләр иде», – диде Розалия ханым.

Видео: Гөлүзә Василова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар