Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин Филүс Каһиров турында: «Аның хаталары һәм ялгышлары күп булды»

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин Филүс Каһиров турында: «Аның хаталары һәм ялгышлары күп булды»
Фото: социаль челтәр

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булды. Алып баручы Лилия Кадыйрова җырчыга Филүс Каһиров белән бәйле сорау бирде.

– Филүс Каһиров синең өчен кем? Эталонмы, конкурентмы, дусмы? «Сандугач»ны җиренә җиткереп ике кеше генә җырлый ала. Берсе – Филүс Каһиров, икенчесе – син. Бәлки, мин ялгышамдыр, бардыр андый кешеләр...

– Бик кызык сорау. Мин Октябрьский музыка көллиятенә укырга кердем. Анда Филүс сузып җырлап җибәрде. Андый сузып җырлауны ишеткәнем дә юк иде. Миңа «каз тәннәре» чыкты, «ничек, болай җырлап була микәнни» дип аптырадым. Шаккатып, авыз ачып катып калганмын. Ул вакытта аның тавышы башка иде. Классика белән бик мавыкмый иде. Җиңел итеп, табигый тавыш белән җырлый иде. Мин аның аркасында озын көйләргә гашыйк булдым һәм шулай җырларга тырыша башладым.

Синтезатор, музыкаль инструментларны читкә куеп, вокал белән генә шөгыльләнә башладым. Училищеда укыганда аның хаталары, ялгышлары күп булды. Мин аларны белә идем һәм аларны ясамаска тырыштым. Ул миңа бөтен яклап үрнәк иде.

Филүс «сольный» концертлары белән Уфага килде. Мин дә, дус буларак, концертка килдем. Анда аны зал басып алкышлап озатты. Ул минем өчен «йолдыз» иде. Училещеда бергә укыгач, туганнар кебек идек, ул вакытта миңа абый кебек тә иде.

Минем концертлар да аның ярдәме белән башланды, мин, яшь җырчы буларак, аның концертларында чыгыш ясадым. Тамашачылар анда мине күреп алды. Мин аңа рәхмәтлемен.

Җырчы бу хакта «ТНВ» каналыны видеосының 24.12 минутында сөйли.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Матур тавыш кына тугел икэн, бик матур сойлэшэ дэ икэн Ришат, молодец, бик матур передача
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100