Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллинның Төркиядә кайсы кыз белән ял иткәне билгеле булды

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллинның Төркиядә кайсы кыз белән ял иткәне билгеле булды

Ришат Төхвәтуллин тагын бер һөнәр үзләштермәкче: җырчы блогер булырга җыенган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сторисларында сөйләгән. Чынлап та, Ришатның сәхифәсендә моңа кадәр концерттан фото-видео, афишалар кебек контент кына күреп ияләшкән идек. Төркиядә ял иткән вакытта Ришатны тамашачылары «тормышыңны, ничек яшәвеңне, кайда баруыңны күрсәтмисең» дип тәнкыйтьләгәннәр икән. Җырчы, дусларын тыңлап, җитди рәвештә үзгәрергә карар кылган. 

Ришат бу көнне күп итеп сторислар төшергән. Видеоларда азмы-күпме Ришатның шәхси тормышы да ачыла башлаган. Мәсәлән, аның Төркиядә төркемендәге җырчы Алия Карачурина белән бергә ял иткәне билгеле булды.

Алия белән Ришат, Төркиядәге яллары тәмамлангач, Сочига кайтып төшкән һәм якын дусларының туй мәҗлесендә кунак булганнар. Ришат башта начар самолет туры килүенә зарланган, кабат Сочиның табигатен, үзен, Алияне күрсәткән. Туй мәҗлесеннән дә матур кадрлар белән бүлешә артист.

Виртуаль дуслары Ришатның бу яңалыгын бик җылы кабул иткән. «Урра!» дип язып, әллә никадәр дусты реакция калдырган. Дусларына аның, үз-үзеннән көлеп, сүз саен «мин блогер» дип кабатлавы да кызык тоела.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 август 2022
    Исемсез
    мэгнэсез ерсы
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100