news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин: «Бу – зарлану түгел, әмма...»

news_top
Ришат Төхвәтуллин: «Бу – зарлану түгел, әмма...»
Фото: «Татар-информ»

Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин, якын дусты, эшмәкәр Ильяс Гимадутдиновны югалтканнан соң, тормышның һәм вакытның кадере турындагы фикерләре белән уртаклаша.

«Дуслар, Ильясны югалтканнан соң, тагын да ныграк бер әйберне аңлый башладым… Шулай чабып йөрибез, дөнья, мал куабыз, өйгә кайтып кермибез… Улым Алим белән буласы килә, әти-әни, туганнар белән. Рәхәтләнеп мунча кереп, сөйләшеп утыру урынына, гел каядыр чабасың. Тегесе дә кирәк, монысы да…

Бу – заралану түгел, әмма гомер узып бара. Яшәргә дә онытмаска иде. Һәрбер нәрсәнең үз вакыты, яшь вакытта йөреп тә, әмма яшәп тә калырга кирәк. Исән булыйк – иң мөһиме.

Элек мондый темаларга бик уйланганым юк иде. Яши-яши кыйммәтләр, күзаллаулар үзгәрә. Мин дә олыгаямдыр», – дип, уйлары белән яза ул телеграм-каналында.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 15 гыйнвар 2026
    Исемсез
    Ришат балакаем, сизми дә каласың 50гә җиткәнне, аннан уйга чумасың, җүләр чаклар булган инде диеп. Син әле соңга калмыйча уйланасың, яши башларга кирәк...
  • 15 гыйнвар 2026
    Исемсез
    95 ларга хатле яшасан барсына да житешасен инде, ял итарга да диюем
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар