Ришат Төхвәтуллин «брат» сүзе белән яңа җыр яздырган: «Брат братның көтү көткәненә рад»
Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин «Барысы да кала» дип исемләнгән яңа концерт программасында брат турында җырын тәкъдим итте. Җырны Зифа Нагаева язып биргән.
«Брат, брат братның көтү көткәненә рад, – дигән заманнардабыз.
Тәгәрәвен тәгәри дә, кая бара арбабыз, кая бара арбабыз?
Акчаның кадере юк, күңелнең бәгыре юк, өсләр бөтен, тамак тук – җанның тынычлыгы юк.
Аска этәрүче бар, арттан этәрүче юк. Кайгы күтәрүче бар, шатлык күтәрүче юк», –
дигән сүзләр бар җырда.
Җырчы тамашачылардан: «Килешәсезме?» – дип сорады.