Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин бертуктаусыз очкылык тотуы һәм маңгаендагы ярасы турында сөйләде

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин бертуктаусыз очкылык тотуы һәм маңгаендагы ярасы турында сөйләде
Фото: © Солтан Исхаков, "Татар-информ"

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында Лилия Кадыйрова «Сөйләшергә вакыт» тапшыруын алып бара. Ул, кунак итеп, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинны чакырган. Җырчы концертка 3 көн кала тавышы бетүе, икенче юлы 2 атна кала авариягә очравы, маңгаендагы яраны тегүләре һәм аны чәче белән каплап йөрүе турында сөйләде.

«Нурлатта концерт булды. Мунча кердек. Шуннан соң миндә гайморит башланды, тавыш белән бәйлелек тә юк кебек, әмма тавыш ярылары ялкынсынуы башланды. Табиблар белән киңәшләшкәч, антибиотик бирә башладылар. Ә алардан минем очкылык тоту башланды, ул 5 минут кына дәвам итми, ә көн буе бертуктамый очкылык тоту турында сүз бара. Очкылык тоту тавыш ярыларына тагын да йогынты ясады. Бу хәлдән соң тавыш бөтенләй бетте. Концертка 3 көн калды. Икенче көнне оркестр белән репетициядә җырлый башладым гына, очкылык тоту башлана. Артистлар көлә, ә минем елыйсы да, көләсе дә килә. Антибиотикны туктаттык.

Икенче көнне уяндым, «очкылык тотмасам ничек тә ерып чыгармын» дип уйладым. 2 көн буе очкылык тотканнан соң, очкылык бетте. Оркестр килде, җырлап карыйм, тавыш юк инде. Кәеф тә юк. Репетициянең соңгы җырында тавыш каяндыр чыкты.

Зөфәр абый Хәйретдинов та концертка килгән иде. Аның сүзләре мине шатландырды. Үзебезнең зур эш башкарганыбызны аңладык.

«Ришат, хәтта Илһам абый кебек бөек җырчыларның да, үзләре алынып, андый концерт куйганы юк. Татар сәнгатендә беренче концерт», – дип аңлатты ул.

Әлбәттә, симфоник оркестр белән концертлар дәүләт ярдәме белән оештырыла. Ә без үзебез алынып эшләдек, әмма безгә концерт залы белән ярдәм иттеләр.

Икенчесе мин концерт алдыннан авылда мотоциклым белән авариягә очрадым. Мин үз проблемаларым турында сөйләмим. Аннары «синең маңгайдагы яраң каян» диләр. Чәч белән каплап йөрим. Авылда зур концертка 2 атна кала репетицияләр бара иде. Мин матай белән клубка төшеп киттем. Яңа телефон алган идем, кесәдән төшеп китә башлады. Мин аны бер кулым белән тыгып куйдым да идарәне югалттым, башым белән асфальтка килеп төштем. Торып бастым, нәрсә булганын аңламыйм, кан ага. Туганнар узгынчы машина белән хастаханәгә алып киттеләр. Концертны ничек оештырып чыгармын, дип курыктым. Бу – минем хатам. Хәзерге көндә тауда чаңгы шумыйм, матайда йөрмим. 1 атна калып бара, йөзем җимерелгән, сыдырылган. Медицина көчле булса да, 1 атнада аякка басу мөмкинлеге юк иде.

Туганнарымның берсе уринотерапия барлыгын әйтте, миңа шуны ясадылар. Битемдәге сыдырылган эзләр 2-3 көндә бетте. (Уринотерапи́я – традицион булмаган медицина, дәвалау чарасы буларак сидек кулланыла).

Мине концертка алып килделәр, артта утырып торам, башка артистлар да күп бит, кеше әллә ни сизмәс, дип уйладым. Ришат концертта була алмый, дигән сүз тарала башлаган, ярты халык китә башлады.

«Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп торды. Сәхнәгә чыгып, 2-3 җыр җырладым. Хәлем нык бетте. Кан басымы күтәрелгән, укол кададылар. Ул кичне хастаханәдә уздырдым. Бу – башы гына булган. Аннары гастрольләр башланды. Концерттан соң кан басымы күтәрелә, йөрәк кагуын ишетә башладым. Бу – авариянең шаукымы булган инде. Шуннан соң мин йөгерә башладым.

Җырчы бу хакта «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының видеосында 18.11 һәм 34.27 минутларда сөйли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100