Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин белән Нурминский арасыннан кара мәче үткән: «Уңайсыз хәлдә калдырды»

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин белән Нурминский арасыннан кара мәче үткән: «Уңайсыз хәлдә калдырды»

Җырчы Ришат Төхвәтуллин белән рэпер Альберт Нурминский арасыннан кара мәче узган бугай. 30 июль көнне Ришатның туган авылы Карамалы-Гобәйдә узачак зур концерт программасында танылган рэпер булмаячак. 

«Дуслар, концертка әзерлек тулы көчендә. Казан егетләре белән сәхнә корабыз, шәп тавыш җиһазлары урнаштырыла. Бик кызык булачак. 30 июль көнне барыгызны да көтәбез. Концертка Нурминский килми. Бик уңайсыз хәлдә калдырды, бер дә матур эшләмәде. Аны карар өчен генә килергә җыенган кешеләр бардыр бәлки, шуңа алдан әйтеп куям», – дип сөйләгән Ришат. 

«Сезнең дустыгыз әле беркөнне генә сезнең янга өегезгә килгән иде бит. Аның белән берни дә булмадымы?» – дип аптырашкан Ришатның тамашачысы.

«Җәйге очрашулар» хәйрия концерты программасында Ришат Төхвәтуллин, Алия Карачурина, Илсөя Бәдретдинова һәм Линар Шәймөхәммәтовлар чыгышы көтелә. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100