news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин белән гастрольләргә йөрергә теләүче малай сәхнәгә менеп җырлады

news_top
Ришат Төхвәтуллин белән гастрольләргә йөрергә теләүче малай сәхнәгә менеп җырлады
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның Казандагы концертына балалар һәм яшүсмерләр дә килгән иде. Бер укучы малай бүләк тотып сәхнәгә менде.

Ул җырчы белән гастрольләргә йөрергә теләве турында әйтте.

«Мәктәптән җибәрәләрме соң?» – дип сорады җырчы.

«Җибәрәләр», – дип, ышанырлык итеп җавап бирде малай.

Кыю малай җырларга да теләк белдерде. Ул җырның сүзләрен белеп бетермәсә дә, «йолдызлы сәгате»н кулдан ычкындырмаска булды бугай – «Карамалы Гобәй»не «бәрде».

Тамашачы алдында дулкынланган малай бүләген җырчыга бирергә онытып, календарь бүләк итәргә чыккан төркемдәге егеткә тоттырып куйды.

Видео: Гөлүзә Василова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар