Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачуринаның «никахы була язган»

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачуринаның «никахы була язган»
социаль челтәрләр

Җәлилдәге концертларында Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачуринаның аздан гына никахлары булмыйча калган. Кызык видеоны концерт карарга килгән бер тамашачы төшергән. «Почти никах була язды кичә Җәлилдә», – дип яза ул сторисларына. Әлеге видеоны Ришатның фан төркеме сәхифәсенә күчереп куйганнар. 

Юк, Ришат Алиягә тәкъдим ясамаган, сәхнәгә мулла да менмәгән. Бары тик бер өлкән яшьтәге апа Ришат белән Алиягә зур подноста матур итеп бизәлгән роза чәчәкләре (кош теле) алып килгән. «Үзем пешергән роза чәчәкләре бүләк итәм сезгә. Гадәттә, мин моны бары тик никах һәм туй мәҗлесләренә генә пешерәм», – дигән ул. 

«Укып та китмисезме соң беррәттән, апа», – дип шаярткан аны Ришат. Халык рәхәтләнеп көлешкән, гөрләтеп кул чапкан. 

Бу апа ахырдан Ришатның да, Алиянең дә иҗатын бик нык яратуын әйтеп, яшьләргә иҗади уңышлар, саулык-сәламәтлек теләгән.

 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100