Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачурина турында: «Күптән бергә яшиләр»

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачурина турында: «Күптән бергә яшиләр»
социаль челтәрләр

Ришат Төхвәтуллинның социаль челтәрдәге фан-төркемендә Ришат белән Алия Карачуринаның фотосын куеп: «Бер мәхәббәт» дип язып куйганнар.

Җырчыларның иҗаты һәм шәхси тормышы белән кызыксынучылар әлеге фотоны читләтеп үтә алмаган. «Ришат та, Алия дә искиткеч. Бик күркәм пар», - дип комментарий язган берсе. «Боларга күзләр генә тимәсә ярар иде», – дигәннәр.  «Мәхәббәтем, син генә матурым», - дип Алиягә Ришат исеменнән язган тагын бер ханым.

Җырчыларның бергә булуын теләгән кешеләргә: «Алия белән Ришатны шул хәтле өйләндерергә теләдегез инде. Ике кешене көчләп кушылдырып булмый ул. Ни өчен дигәндә, йөрәк дигән әйбер бар. Кеше кушуы буенча да, көчләп тә кешене яраттырып булмый. Шуңа күрә тырышлыкларыгыз бушка, интекмәгез. Бу сүзләр сурәттәге Алия белән Ришатка гына кагылмый», - дип язган бер социаль челтәрдә утыручы башкорт апасы. 

 «Алар инде күптән бергә яшиләр», - дип язып, җырчыларның шәхси тормышыннан азмы-күпме хәбәрдар бер ханым комментарийларга нокта куйган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100