Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин авырган

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин авырган
"Татар-информ" архивы

Берничә көн элек җырчы Ришат Төхвәтуллинның С.Сәйдәшев исемендәге концертлар залында симфоник оркестр катнашындагы концерты узган иде. Ришат, эстрада җырчылары арасында беренчеләрдән булып, симфоник оркестр белән шундый концерт куйды. 

Әлбәттә, мондый җаваплы чара җырчыдан күп көч һәм энергия таләп иткәндер. Ришат бүген үзенең авырып китүе хакында хәбәр итә. Сәламәтлеге белән бәйле рәвештә, җырчы Мөслим һәм Актанышта узачак концертларын март ахырына күчергән.

Видеодан күренгәнчә, Ришат өйдә дәвалана. Аңа система куйганнар. «Концерттан соң тернәкләнү узабыз», – дип сөйләгән ул. 

Ришатның исән-сау терелеп, гастрольләрен дәвам итүен теләп калабыз. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100