news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин авылындагы концерт турында: «Илдар Хәкимов ел саен бушка куя иде»

news_top
Ришат Төхвәтуллин авылындагы концерт турында: «Илдар Хәкимов ел саен бушка куя иде»
Ришат Төхвәтуллин аккаунтыннан скриншот

Ришат Төхвәтуллин туган авылында – Башкортстанның Карамалы-Гобәй авылында июль аенда җәйге концерт уздырачак. Бу концертның түләүле булуын кайберәүләр аңлап бетермәгән. Бу хакта артистның үзенә дә язганнар.

Ришат, сез туган авылыгызда уздыра торган концертны түләүле итәсезме? Сезнең үзегезнекеләр үк гаепләмиме? – дип язган бер тамашачысы Төхвәтуллинга.

Нәрсә өчен? Бу – хәйрия концерты. Җыелган акча авылга ярдәмгә һәм авыру балаларга тотылачак, – дип җавап биргән бу сорауга җырчы.

Мин дә шулай дип уйлыйм. Илдар Хәкимов үзенең авылында ел саен бушлай концерт куя, – дип тә җөпләгән бу теманы икенче берәү.

Безнең башка максат. Без ДЦП авырулы балаларга булышабыз, акчаның бер өлешен мәчеткә бирәбез, балалар бакчасына ярдәм иттек, авыл мәдәният йортына ярдәм күрсәттек, минемчә, бу – яхшы идея. Һәм болар бөтенесе 500әр сумга, – дип аңлаткан Ришат Төхвәтуллин.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 июнь 2024
    Исемсез
    Ярдәмне үз кесәңнән чыгарасы килмәгәнгә концерт түләүлеме?
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар