news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин авылындагы җәйге концертта Салават Фәтхетдинов булмауның сәбәбен әйтте

news_top

Җырчы Ришат Төхвәтуллинның туган авылы Карамалы-Гобәйдә узган зур масштаблы җәйге концертында быел Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов та чыгыш ясарга тиеш иде. Ләкин, җырчы җәйге опен-эйрда чыгыш ясамады. Чарага махсус Салават Фәтхетдиновны тыңларга дип, ераклардан килгән тамашачылар да күп булган. Әлбәттә инде, яраткан җырчыларын күрә алмауларына аларның бик нык кәефләре төшкән. Бу хакта социаль челтәрләрдә дә актив фикер алыштылар.

Бәйрәм узып, барысы да бераз тынычлангач, Ришат Төхвәтуллин әлеге вакыйганың нечкәлекләрен сөйләде. Җырчы сүзләренчә, Салават Фәтхетдиновның бәйрәмгә килми калуына транспорт белән бәйле аңлашылмаучанлык сәбәпче булган һәм монда оештыручылар үзләре гаепле.

Бәйрәмгә ике вертолет очып килергә тиеш булган. Аның берсендә Марат Яруллин килгән. Ул, туганының туенда чыгыш ясау белән үк Карамалы-Гобәйгә ашыккан. Икенче вертолет исә нәкъ менә Салават Фәтхетдинов өчен билгеләнгән булган.

«Минем трансфер мәсьәләсен хәл итүче дус егетләр, ялгышып Салават абыйга: «Сез Марат белән очасыз», — дигәннәр. Тик ул вертолет Маратны гына алып киткән. Нәтиҗәдә, Салават абый үзенә билгеләнгән вертолет белән дә очмаган, Марат утырганы белән дә. Менә шундый аңлашылмаучанлык килеп чыкты. Салават абый шалтырата: «Инде ике сәгать буе вертолет көтәм, килгән һәр йөк машинасы вертолет тавышы булып тоела», – ди – дип сөйли җырчы.

Ришат барлык тамашачылар алдынга гафу үтенгән:

«Бу безнең проблема. Тамашачыларыбыз безне алдадылар дип уйламасыннар, Салават абыйның килү теләге бик зур иде, тик менә трансфер белән аңлашылмаучанлык килеп чыкты», – ди ул.

Ришат әйтүенчә, Салават Фәтхетдинов оештыручыларга үпкә белдермәгән. «Салават абый ачуланмады, тиздән аның концертлары башлана. «Ришат, концертка кил, шунда әрләрмен диде», – дип уртаклаша Ришат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар