Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин социаль челтәрләрдә яңа машина алу мизгелләре белән видео урнаштырды.
Машина алырга җырчы әтисе белән барган. Ришат аны «эшләр белән йөрибез» дигән булып алып чыгып китә һәм автосалонга алып килә.
«Беренче тапкыр без дусларым белән минем беренче машинам артыннан 2017 елда барган идек. Инде 10 елга якын вакыт узган… Һәм менә яңадан шул ук компания белән яңасын алырга барабыз. Тик бу юлы әти дә безнең белән.
Ул безнең кая җыенуыбызны ахыргача белмәде. Юл буе: «Кая барабыз? Ник эш калдырып йөрибез?» - дип барды. Мин аңа: «Сабыр ит, тиздән барысын да белерсең», – дип кенә җавап кайтардым, – ди ул.
Машинаны күрүдән Айрат абыйның күңеле тулган. Бу мизгелне Ришат тормышындагы иң бәхетле мизгел дип атый. «Әти-әни күзләрендә шатлык хисләре күрү: «Улым, син булдырасың», - дигән сүзләрне ишетүдән дә кадерлесе юктыр», – дип яза ул.
Ришат Төхвәтуллин туганнарын, әти-әнисен бик хөрмәтләп яши. Ул үзенең туган нигезендә әти-әнисе өчен зур йорт та җиткерде.