news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин әти-әнисенә йорт салуы турында: «Ул вакытта акчам да юк иде»

news_top
Ришат Төхвәтуллин әти-әнисенә йорт салуы турында: «Ул вакытта акчам да юк иде»
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фәрхан

Ришат Төхвәтуллин социаль челтәрдә кайбер сорауларга җавап бирде. Тамашачысы аннан әти-әнисенә төзеп биргән йорт турында да сорады.

«Әйе. Ул (әти-әнисенә йорт салып бирү – ред.) – хыялларымның берсе иде. Мин үземә дигән йортны теләсә кайчан төзергә җитешәм, ә менә әти-әнигә хәзер яки беркайчан да түгел, дип уйлый идем. Максат куйдым һәм Аллаһ ярдәме белән төзедем. Мине мактана дип уйламагыз, уйлар чынга ашуын күрсәтәсем килә. Ул вакытта танылган да түгел идем, танышларым да, акчам да юк иде.

Элек без колхоз йортында яшәдек. Бер түбә астында ике хуҗа. Анда яшәгән вакытта, мин бу йортны күз алдында тоттым», – дип җавап биргән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар