Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллинның фотосын шарлатаннар үз рекламаларында кулланган

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллинның фотосын шарлатаннар үз рекламаларында кулланган
Салават Камалетдинов

Өстәвенә, артык авырлыктан интегә, яшьли бөтергән икән, диеп уйлый күрмәгез тагын. Без белгән җырчы Ришат төз гәүдәле, сәламәт яшәү рәвешен дә хуп күрә, шөкер,буыннары да борчымый. Эш шунда ки, Ришатны Екатеринбургтан ниндидер Борис белән махсус «бутаганнар».

Имеш, Борис исемле Ришат (әстәгефирулла!) гаҗәеп шәп препарат эчеп кенә ябыккан икән. Җырчы үзе телеграм каналында «Здравие Алтая» газетасын фотога төшереп куйган. Анда Ришатның фотосы балкып утыра һәм янәшәдә генә түбәндәге эчтәлектәге текст:

«Гомерем буе тулы гәүдәле булдым, шул сәбәпле ояла идем. Спорт белән шөгыльләнә алмадым, чөнки буыннарым бик авырта иде. Яшь барган саен сызлануларым көчәйде генә. Бер тапкыр диета тотып карадым, хәтта, әзрәк ябыктым да. Ләкин соңыннан килограммнар артыгы белән кире әйләнеп кайтты. Бервакыт шулай почта белән миңа сезнең газета килде. Мин анда… (препарат атамасы) турында укыдым. Үсемлекләрдән ясалган ябыктыра торган әлеге капсулалар күпләргә ярдәм иткән икән. Мин бик кызыксындым, бәлки миңа да файдасы тияр, дип уйладым. Өч курс дәвамында мин 21 килограммнан арындым. Авырлыгым яңадан кайтмады. Әлеге препаратны һәр кешегә тәкъдим итәм. Борис. Екатеринбург,» – диелгән.

Ришатның моңа җавабы болайрак: «Борис... – дип көлгән ул, – Бу шарлатаннарга ышанмагыз. Мин беркайчан да таза гәүдәле булмадым, артык авырлыктан интекмәдем һәм, әлбәттә инде, аларның препаратын эчмәдем. Сез мине беләсез. Төрлесен күргән булды, ләкин мондый очрак беренче тапкыр».

Килеп чыккан хәлгә җырчының телеграмда утыручы дуслары рәхәтләнеп көлгән. «Ничек бу фотоны алып куя алганнар икән, беренчедән, артык чибәр, икенчедән, таза кеше түгел икәне күренеп тора бит», «Мондый Бориска ышанасы килә», «О-о, танышуыма бик шатмын, Борис!», «Ришат, ой, тфү, Борис, без сезнең турында бар нәрсәне дә белмәгәнбез икән әле», «Татарчаны озак өйрәндеңме?», «Татарлар бу ялганга килеп капмаслар шәт, чөнки алар бу Борисны белә», «Эх, Бориссс, кушамат булып калмасын инде», – дип шәрехләгәннәр алар. «Моның өчен хәтта судка бирергә мөмкин», «Мондый газеталарда тоташ ялган икәнен белә идем. Дәлил булды», – дигәннәр.

«Мин тагын бер гаҗәеп препаратны искә төшердем бит әле. «Шипучий Хаш! Таблетка одын, и на работу тыгыдын, тыгыдын!» – дип көлгән берәү.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100