Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин әнисенең туган авылында бушлай концерт куйган

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин әнисенең туган авылында бушлай концерт куйган

Күптән түгел «Татарстанның халык артисты» исеменә лаек булган җырчы Ришат Төхвәтуллин әнисенең туган авылы – Башкортстан республикасы Туймазы районы Мәтәүтамак авылында Яңа ел алдыннан бушлай концерт оештырган.

Концертта Ришатның әнисе Розалия ханым да җырлаган, ул – җырчының репертуарында хитка әверелгән «Мәтәүтамак» җырының авторы, алар әлеге җырны икәү башкарганнар.

«Менә шулай гади генә, авылча. Ел саен диярлек Ришат авылдашларын һәм күрше авылларны Яңа ел белән котлый. Бүген Мәтәүтамакка килдек», – дип язган Алия Карачурина социаль челтәрдәге шәхси битендә.

Ришат Төхвәтуллин җәй көне дә ел саен үзенең туган авылы Карамалы-Гобәйдә «Җәйге очрашулар» дигән зур хәйрия концерты үткәрә. Быел әлеге концерт беренче тапкыр түләүле булды, Ришат җыелган акчаларны авыл кирәк-яракларына ярдәмгә һәм авыру балаларга тотылачагын аңлаткан иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100